— Минем үтәлеп бетмәгән хөкем карарым бар. Махсус хәрби операциягә китәр өчен иреклеләр сафына керә аламмы?

— Иреклеләр отрядына язылу өчен хөкем ителү чикләү булып тормый. Бу мәсьәлә хәрби комиссариатка баргач хәл ителә.

Ирекле мобилизацияләнгән булу өчен “Русия Федерациясендә мобилизациягә әзерлек һәм мобилизация турында”гы 26.02.1997 елгы 31-ФЗ законның 17 мәддәсендә санап үтелгән таләпләргә туры килергә кирәк.

Иреклеләргә таләпләр:

20 яшьтән 60 яшькә кадәр булу;

Кораллы Көчләр запасында булу мөһим түгел; Русия гражданлыгы булу зарур;

Хәрби-хисап белгечлеге булу мөһим түгел. Хәрби хезмәтне үтү тәҗрибәсе, спорт атуы белән шөгыльләнү, аучылык оешмасында әгъза булу исәпкә алына.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2023-05-01/mine-svoga-alyrlarmy-3241125

Бәйле