Танылган самбист тренировка вакытында җиде яшьлек малайны үтергән

Әзербайҗанда дзюдо һәм самбо буенча танылган тренер, халыкара ярышлар призеры Мехман Хәлилов җиде яшьлек тәрбияләнүчене үтергән. Инцидент Сумгайыт шәһәрендәге спорт мәктәбендә булган, дип хәбәр итә 360.

Социаль челтәрләрдә таралган видеодан күренгәнчә, 29 яшьлек тренер малайга тибә, чәченнән тартып йөри. Хәлилов шулай ук балага карата тупас һәм куркыныч алым куллана, шуның аркасында ул малайның умырткасын сындыра. Спорт мәктәбе тәрбияләнүчесен хастаханәгә салалар, әмма табиблар аның гомерен коткара алмый.

Тренерга карата прокуратура сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, саксызлык аркасында үлемгә китерү турында җинаять эше кузгаткан. Аңа 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Халилов самбо буенча Әзербайҗанның милли җыелма командасы әгъзасы, 2018 һәм 2023 елгы Европа чемпионатының, 2019 елгы Европа уеннарының бронза призеры.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/111444/

Бәйле