Балага исемне кайчан кушу хәерле?

“Исем кеше шәхесенең бер өлеше булып тора, шуңа күрә Исламда исемгә зур игътибар бирелә.

Сүмрәт радыяллаһу ганһе хәбәр иткәнчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Һәрбер сабый гакыйкәсе белән бәйләнештә була. Бала туганнан соң җиденче көнендә чәчен кыралар, исем кушалар, аның өчен гакыйкә корбаны чалалар», – дип әйткән (Имам Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан). Әлеге хәдистән балага, җиденче көнендә исем кушарга кирәклеге аңлашыла.

Әмма балага туганнан соң беренче көнендә үк исем кушарга мөмкин булуы әйтелгән хәдисләр дә бар. Мәсәлән, Әнәс радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: «Төнлә минем улым туды, һәм мин аны атамның (ягъни Пәйгамбәрләр атасы) исеме белән Ибраһим дип атадым», – дигәнен риваять кылган (Имам Бохари һәм Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Китерелгән ике хәдистән аңлашылганча, яңа туган балага исемне беренче көндә дә, өченче көндә дә, җиденче көндә дә, әти-әнисенең теләгенә карап, хәтта моннан соңрак та куярга була.

“Гакыйка” сүзе гарәп теленнән баштагы “төк (чәч)” дип тәрҗемә кылына. Гакыйка корбаны – бала туганнан соң чалына торган корбан. Ул сөннәт гамәл. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бала сәлим, ягъни сәламәт булсын дисәгез, кыз бала туган очракта – бер, ир бала туса – ике сарык чалыгыз», – дигән”, — дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2023-05-04/balaga-isemne-kaychan-kushu-h-erle-3244753

Бәйле