Рәшит бабай үзен ташлап киткән туганнарын дүрт тәүлек көтеп утырган [видео]

-- Лейла

Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә ялгызы гына калган, туганнары ташлап киткән Рәшит бабай язмышы бер кешене дә битараф калдырмады. Бабайның иң якын кешеләре: “Без сине алып китәрбез. Көт…” — дип әйтәләр дә, югалалар. Хастаханә хезмәткәрләре туганнарына, хатынына, кызына чыгып карыйлар, хәтта социаль челтәрләрдә бабайның аккаунтын табып, аның аша да эзләп карыйлар.

Әлеге коточкыч хәлгә ачыклык кертергә Казан блогеры Алия алына. Ул бабай янына бара һәм аның хастаханә коридорында 4 тәүлек буе ашамыйча, эчмичә торганлыгын белә. Җитмәсә, сидек исенә чыдарлык булмый!

– Бабайны Казанның мохтаҗларга ярдәм итү үзәгенә илттек. Анда аны кабул итәргә ризалык бирделәр… Соң ничек була соң инде?! Бер кешегә дә кирәге калмаган аның! Бабайның бит туганнары да, хатыны да бар! «Ярар, мин аңладым. Мин эштә әле» дип язалар якыннары… Бик күп кеше Рәшит бабайга гына түгел, мохтаҗлар үзәгенә булышырга кирәк дип язды. Мин акча җыя башладым! Бөтен кешегә дә рәхмәт әйтәм! Тамчыдан, чыннан да, күл җыела, — ди блогер.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:

89520246443 телефонына карта беркетелгән

Банк картасы: 2202203681041226

Сбербанк, Халиуллова А.Ю.

Бәйле