Янып беткән татар авылына ярдәм җыела [видео]

-- Лейла

Курган өлкәсендә котырынган урман янгыннары Шадрин районындагы Йолдыз (элекке атамасы — Эчкен) татар авылын тулысынча диярлек юк итте. 400ләп хуҗалыктан 90 йорт кына исән калган. Өйләреннән чыга алмыйча һәлак булучылар да бар.

Янгында зыян күргән Йолдыз авылы татарларына Казаннан 20 тонна ярдәм җибәрелгән. Бу хакта ярдәм җыюны оештырган Дөнья татар конгрессы сәхифәсе хәбәр итә.

Моннан тыш киләчәктә әле төзелеш кирәк-яраклары белән тагын бер машина әйбер җибәреләчәк, дип ышандыра конгресс рәисе Данис Шакиров.

Шулай ук матди ярдәм буларак ике миллион сум акча җыелган. Бу хакта конгресс хезмәткәре Марс Тукаевка сылтанып җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова хәбәр итте. Махсус ачылган хисапка акча җыю дәвам итә.

Данис Шакиров сүзләренчә, ярдәм җыю башка шәһәрләрдә дә оештырылган.

– Ярдәм Казанда гына оештырылмый. Эчкен татарлары, без бергә! Чит илләр өчен дә акчаны кемгә күчереп булганын конгрессның сайтында күрсәттек, – ди ул.

Бөтендөнья татар конгрессында ярдәм җыю штабының кайнар элемтәсе дә оештырылган. Телефон – (843) 236-59-16 номеры аша белешеп була.

Йолдыз авылы халкына финанс ярдәмен җыюда төп җаваплы кеше итеп «Урал арты татарлары» җәмгыяте рәисенең урынбасары Алена Ковригина билгеләнгән. Аның карта номеры 2202200233598976 (Сбербанк, җибәргәндә «Йолдыз авылы халкына» дип билгеләп куярга кирәк).

Искәртеп китәбез, 8 майга каршы төндә Эчкен авылында янгын нәтиҗәсендә 7 кеше һәлак булган. Авылдагы 336 йорттан 92се генә калган.

Бәйле