Алсу җырлый, ә акча алмыймы?..

Җырчының концерт агентлыгының счетларын блокировкалау турында билгеле булды.

Федераль салым хезмәте җырчы Алсуга караган «Эксклюзив Арт» концерт агентлыгын тикшерә. Бу хакта Mash Telegram каналы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, компания икенче ел “нуль” активлыгын күрсәтә. Шул ук вакытта басма авторы артистканың актив рәвештә концертлар бирүенә игътибар итә.

Моннан тыш, Алсуның Кремль сараенда берничә чыгышы булырга тиеш.

Федераль салым хезмәте тикшерү башлаган. Хезмәт артистканың банктагы счетларын блокировкалаган. Җырчыга «хәлне аңлатырга» кушканнар.
Алсу ни дияр?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-05-11/alsu-yrlyy-akcha-almyymy-3253817

Бәйле