Татарстанда танылган балалар табибы Роза Әхмәдиева вафат булган

Казанда, озак авырудан соң, Татарстанның атказанган табибы, югары категорияле табиб-педиатр Роза Әхмәдиева вафат булган.

Роза Әхмәдиевага 63 яшь иде. Ул Казанның 2нче балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы булып эшләде.

Ул талантлы җитәкче, игътибарлы табиб булды, хезмәттәшләре дә, пациентлар да хөрмәт итә иде.

Роза Әхмәдиеваны 15 майда РКБның «Л» корпусында соңгы юлга озаталар. Хушлашу мәрасиме 9.30 сәгатьтә башлана. Аны Тынычлык бистәсе зиратында җирлиләр.

Казан Сәламәтлек саклау идарәсе мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112452/

Бәйле