Әнвәр Нургалиев: «Эчеп рульгә утырган теләсә кайсы кеше –  минем өчен җинаятьче»

Татарстанның атказанган җырчысы Әнвәр Нургалиев туганы, блогер Диана Сәфәрованың үлеменә китергән авариядә гаепле булган ир-атны җаваплылыкка тартуларын тели.

Диананың үлеме хәбәрен сезгә кайчан җиткерделәр?

Туган йортымда күптән кеше яшәмәгәч, йоклап китүе кыен. Апа әле авылда чакта: «Әнвәр, йортка азан әйтеп кара әле син», – дип киңәш бирде. Үземчә азан әйттем дә, тынычланып, йокларга яттык. Төнге 1нче яртыларда кисәк уянып киттем, берара йоклап китә алмыйча яттым. Телефонымны тавышсыз режимга куеп, йоклап кына киткән идем, Ирина уята: «Тор, сине машина йөртүчең эзли», – ди. Бу хәбәрне ишетү белән, җыенып, Чишмәгә чыгып чаптык. Минем сәер рәвештә уянуым шул Диананың бәрелгән мизгеленә туры килгәндер.

Диана апа белән балаларны өйләренә алып кайтып куйган да, «тиз генә барып киләсе җирем бар» дип чыгып киткән. Кайтып килешли, өйләренә 1 чакрым кала шушы фаҗига булган.

Әнвәр абый, авариянең видеолары чыкты. Тик анда вакыйгаларны ачык кына аңлап булмый. Авария ни рәвешле килеп чыккан соң?

«Тойота Камри» машинасын йөртүче дөпел исерек булган. Аның кырыенда 16 яшьлек кыз утырган. Ул кыз да эчкән булган. Видеоларны шул машина эчендә төшергәннәр бит. Әле улым белән дә сөйләшәбез. «Әтием болар моны махсус төшереп барган кебек», – ди. Авария Чишмәнең нәкъ уртасында булды. Анда бөтен җирдә камералар. Ул Диананы узмакчы булып чыккан да, аның машинасының арткы өлешен бәргән. Диана, идарәне югалтып, аска тәгәрәгән, бетон нигезле койманың почмагына пассажир ягы белән бәрелгән.

Мин юлда чакта Диана янында «ашыгыч ярдәм» булган иде инде. Ләкин мин килгәндә дә тәне җылы сыман иде, пульсы да булган кебек тоелды. Яңадан «ашыгыч ярдәм» чакырттык. Чишмәдә аларның станцияләре авария урыныннан 100 метр ераклыкта гына урнашкан. Шулай булуга да карамастан, безгә аларны бик озак көтәргә туры килде. Чөнки Чишмәнең «ашыгыч ярдәм»е хәзер Уфага буйсына.  Көтеп-көтеп тә килмәгәч, шунда барып, барысын да пыр туздырдым. Мин талашып йөргән арада «ашыгыч ярдәм» тагын бер тапкыр килеп, Диананың үлемен теркәп киткән. Беренче килүләрендә дә озак килгәннәр алар. Әгәр дә вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән булса, бәлки, туганым исән дә калган булыр иде.

Авариядә гаепләнүче егетне, Диананың танышы булган, дип язалар.

Әйе, дуслар булмасалар да, таныш иде алар. Чишмә – кечкенә поселок бит. Мин ул егетне әле көндез дә күрдем. Авылга кайтышлый дустыма кагылып чыктык. Капка төбенә шушы егет тә килеп туктады. «Әнвәр абый, фото ясыйк әле», – дип, минем белән фотога төште. Шунда ук машинасына игътибар иттем – ап-ак машина, тәрәзәләре кап-кара «тонировка»лы. «Ничек йөрисең син бу машинада? Монда сиңа берәр нәрсә күренәме?» – дип сорадым.

Шунысын әйтә алам – бу хәлдән соң әле гаепләнүче үзе дә, әти-әниләре дә безнең белән элемтәгә чыкмадылар. Бездән гафу сораучы булмады.

Сез аңа җәза бирелүен телисезме?

Диананы хәзер кире кайтарып булмый инде. Балаларны күтәрергә минем болай да көчем җитәчәк, хөкүмәт тә булышыр. Ләкин башка мондый аянычлы очраклар кабатланмасын өчен, ул кешегә җәза бирүләрен телим. Эчеп рульгә утырган теләсә кайсы кеше –  минем өчен җинаятьче. Андыйларны җәзасыз калдыру тагын да зуррак җинаятьләр тудыра. Шуңа күрә без гаделлек булыр, дип өметләнәбез. Тикшерүчеләр үз юлы белән бара, алар хакында берни дә әйтә алмыйм. Безгә килгәндә, бу эш белән юристлар шөгыльләнә, барысы да үз урынына урнашыр дип уйлыйм.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112440/

Бәйле