«Танцор диско» чүплектә табылган баланы үзенә алып кайткан

Авыл клубларында елый-елый һинд киноларын караган чакларны хәтерлисезме, дуслар?

Митхун Чакраборти һәм Йогит Бали өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге пар тагын бер балага гомер бирергә уйламаган да булган, әмма әти-әниләре чүп савытына ташланган кыз язмышына битараф кала алмаган.

Һинд кинолары «йолдызы» һәм аның хатыны, шушы бала турында белгәч, шунда ук клиникага китәләр һәм баланы үзләренә алып кайталар. Кызга «Дишани» исеме биргәннәр, аны бик нык яраталар, ә абыйлары кызга һәрвакыт таяныч була.

Дишани кечкенәдән әти-әнисе эзе буйлап барачагын белә. Бүген аңа инде 25 яшь, һәм ул бик тырышып Лос-Анджелеста карьера төзи. Кыз инде берничә проектта катнашырга өлгергән, бу хакта социаль челтәрләрдә сөйли. Язылучылар артистканы комплиментлар белән коендыра, аның талантын гына түгел, матурлыгын да билгеләп үтә. Алар фикеренчә, Дишани «Танцор диско» йолдызының нәселенең гүзәл дәвамчысы булачак һәм вакытлар узу белән Болливудны гына түгел, Голливудны да яулаячак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-05-15/tantsor-disko-ch-plekt-tabylgan-balany-zen-alyp-kaytkan-3258329

Бәйле