Блогер Диана Сәфәрованың әнисе халыкка мөрәҗәгать итте

Авариягә эләгеп һәлак булган блогер Диана Сәфәрованың әнисе, кызының фан-төркеме аша, халыкка мөрәҗәгать итте.

«Кызымның кадерле подписчиклары, дуслары! Мин сезгә шушы авыр вакытларыбызда янәшәбездә булуыгызга, балаларга ярдәм күрсәтүегезгә чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм.  Бу сез җибәргән акчалар барысы да өч баланы үстерергә тотылачак», – дигән ул.

Диананың язылучылары Рәйсә Марваровнага шундый кыз тәрбияләп үстерүе өчен хөрмәт белдерә. Алар бердәнбер баласын югалткан ананың озын гомерле, сау-сәламәт, Диананың ятим калган сабыйларын аякка бастыру өчен көчле булуын теләгәннәр.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112475/

Бәйле