Эш урынында инсульт булса…

— Эш көне тәмамланганда, кич белән, хезмәткәр үзен начар хис итә башлый. Ашыгыч ярдәм чакырталар, аны дәваханәгә салалар. Икенче көнне иртән ул дәваханәдә үлә. Алдан куелган диагноз: инсульт. Бу хәл производствода бәхетсезлек очрагы булып исәпләнәме һәм тикшерү үткәрергә кирәкме?

— Тикшерү үткәрергә кирәк, чөнки хезмәткәрнең хәле эш урынында начарланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, моның производствода бәхетсезлек очрагымы, юкмы икәнлеге ачыкланачак. Әгәр медицина заключениесе нигезендә һәм, эш бирүче тикшерүе тәмамлангач, хезмәткәрнең сәламәтлеге алган зыян белән аның хезмәт эшчәнлеге арасындагы бәйләнеш ачыкланса, инсульт производствода бәхетсезлек очрагы, дип танылырга тиеш.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-05-13/esh-urynynda-insult-bulsa-3256481

Бәйле