Кургандагы янгында йортсыз калган әбиләр: «Гомер буе җыйган малыбыз 6 минут эчендә көлгә әйләнде!» [видео]

-- Лейла

Курган өлкәсендә котырынган урман янгыннары Шадрин районындагы Йолдыз (элекке атамасы — Эчкен) татар авылын тулысынча диярлек юк итте. 400ләп хуҗалыктан 90 йорт кына исән калган. Өйләреннән чыга алмыйча һәлак булучылар да бар.

– Гомер буе җыйган малыбыз 6 минут эчендә юкка чыкты! 10 минут та булмады… Бер нәрсәсез калдык бит! Менә шулай таякка таянып… Әле киендерделәр үзебезне! Менә ятарга бер җиһаз булды! Бабайларыбыз күптән юк инде… Шундый кайгы килде үзебезгә!

Безгә булышлык иткән Татарстан халкына рәхмәт! Ашарга, эчәргә бар, әйбер белән дә тәэмин иттеләр. Менә берәр избушка булса иде… — дип сөйлиләр янгында зыян күргән әбиләр.

 Йолдыз авылы халкына финанс ярдәмен җыюда төп җаваплы кеше итеп «Урал арты татарлары» җәмгыяте рәисенең урынбасары Алена Ковригина билгеләнгән. Аның карта номеры 2202200233598976 (Сбербанк, җибәргәндә «Йолдыз авылы халкына» дип билгеләп куярга кирәк).

Бөтендөнья татар конгрессы да милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтә. Зыян күрүчеләргә кирәкле әйберләрне Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5 буенча урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына алып килергә мөмкин. Матди ярдәм өчен әлегә махсус счет ачылмаган. Шуңа күрә акчаны 89872974229 номерына (Марс Тукаев) күчерергә мөмкин.

Бәйле