Әнвәр Нургалиев: «Кайда барсам да туганымның йөзе күз алдымда…» [видео]

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев туганы, фаҗигале төстә һәлак булган Диана Сәфәрова истәлегенә багышлап җыр чыгарган.

– Әлегә кәеф шулайрак… Күкрәгемдә таш асылынып торган шикелле! Кайда йөрсәм дә туганымның йөзе күз алдымда!

Бу җырны күптән яздырган идем. 2022 елның 3 сентябрендә иде! Күрәсең, вакыты бүген булган!

Бер әйбер генә әйтәсем килә: якыннарыгызны ешрак кочаклагыз. Үзем Диана туганымны яратсам да, бик сирәк кочакладым… — дип яза җырчы.

Бәйле