Җырчы Эльмира Кәлимуллина зур югалту кичерә

-- Лейла

Җырчы Эльмира Кәлимуллина бу көннәрдә зур югалту кичерә. Аның Алия исемле апасы вафат булган. Артист социаль челтәрендә, туганына атап, тирән эчтәлекле багышлау посты язган.

«Музыка дөньясына мине Алия апа алып керде. Аның бүлмәсендә кара фортепиано тора иде, апа уйнаганда мин һәрвакыт аның янында тора идем. Иң беренче җырымны мин Алия апа белән ятладым. 6 яшемдә ул мине беренче тапкыр сәхнәгә алып чыкты. Апа уйнады, мин җырладым. Шул вакыттан бирле мин музыка белән янып яши башладым…», — дип искә ала Эльмира.

Эльмира яңа альбомын туганына багышлаган. «Бу авыртуга чыдап булмый. Үзем язам, үзем ышанмыйм. Һәрбер җырымда Алия апа чагылышы бар. Минем аша син җырлыйсың. Мин сине яратам, Алия апа. Яңа альбомымны сиңа багышлыйм», — дип язып куйган җырчы.

ТНВ

Бәйле