Түбән Камада 22 яшьлек ана яңа туган баласының мәетен тугыз көн буе балконда яшереп тоткан

Баланың тереме яки үлеме туганлыгы әлегә мәгълүм түгел.

Татарстанда бер хатын-кыз, баласын тапкач, нарасыен тугыз көн буе балконда яшереп тоткан.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Түбән Камада яшәүче 22 яшьлек хатын-кыз май башында өендә малай тапкан. Ул чагында өендә башка кеше булмаган. Шуннан улын тартмага салып, балконга чыгарып куйган. Берничә көннән соң үз-үзенә кул салырга маташкан. Хастаханәгә китерелгән. Шул чагында өендә уздырылган тентү барышында яңа туган сабыйның үле гәүдәсе табылган.

Малайның тереме яки үлеме туганлыгы әлегә мәгълүм түгел. “Ананың яңа туган баласын үтерүе” статьясы буенча тикшерү алып барыла. Хәсрәт ананың йөклелек буенча хатын-кызлар консультациясенә учетта тормаганлыгы ачыкланган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112566/

Бәйле