Әнвәр Нургалиев ярдәм сорый

Ул туганы Диана Сәфәрованың үлеменә китергән юл һәлакатенең шаһитларын эзли.

«9 май көнне 00:15-00:37 сәгатьләрдә Чишмәдә булган фаҗиганең шаһитларын эзлибез. Авария булган мизгелдә Революцион урамдагы «Абсолют» кибете янында 3 автомобиль туктап торган. «ВАЗ» машинасы кырыенда кешеләр дә бар. Аларның әлеге фаҗигане күрми калулары мөмкин түгел. Зинһар, безнең белән элемтәгә керегез.

Авариядә гаепләнүче (җинаятьче) һәлакәт урыныннан качып киткән. Машинасын башка урынга илтеп куйган, кабат үзе, җәяүләп, авария урынына килгән. Ул гаебен таныды, ләкин аңлашылмаучанлыклар бик күп. Гаделлек тантана итәр дип өметләнәбез», – дип сөйли Әнвәр Нургалиев үзенең сәхифәсендә.

Җырчы сүзләренчә, Диананың юлын кисеп, авария китереп чыгарган егет тә, аның туганнары да Әнвәр Нургалиевтан да, мәрхүмәнең әнисе Рәйсә ханымнан да, аның башка туганнарыннан да гафу сорамаган. «Хәзер инде кирәк тә түгел, аларны күрәсем дә, беләсем дә килми. Гаепләнүчегә дә, авариягә катышы булган башка кешеләргә дә (алар анда җитәрлек) тиешле җәза бирелүен телим», – ди  җырчы.

Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрованы 10 май көнне Чишмәдә соңгы юлга озаттылар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-05-16/nv-r-nurgaliev-yard-m-soryy-3259753

Бәйле