Рөстәм Нәбиев: «Миңа атап Кенжебек җырлады! Мин шокта!» [видео]

-- Лейла

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев туган көнен уздырды. Бәйрәмгә махсус кунак итеп, Казахстанның күрми торган танылган җырчысы Кенжебек Нурдолдай да килгән. Дөресрәге аны Рөстәмнең тормыш иптәше Индира сюрприз итеп чакырган.

Кенжебек җыелган кунакларга үзенең хит җырлары «Будь моим нарядом», «Люблю тебя за твою чистую душу» башкарган.

– Кенжебек килгәнен белмәдем дә. Әмма аннары аны танып алдым. Кенжебек белән әллә кайчаннан бирле танышасым килгән иде. Туган көнемдә бу насыйп булды! Минем өчен, минем гаиләм өчен Кенжебек җырлады. Чын, мин шокта, – дип үз кичерешләрен яза Рөстәм Нәбиев.

Бәйле