Башы киткәнме әллә?

Ирем белән 40 елга якын матур гына гомер кичерәбез. Ике ул, бер кыз алып кайттык.

Олы улыма 35 яшь тулды. Соңгы ике елда тазарып, олыгаеп китте. Эше дә утырып тора торган, көннәр буе компьютер артында. Хатыны, ике баласы бар. Быел чәче агара башлады, миңа охшагандыр инде, минекенә институтта укыганда ук ак керде. Боларны шуңа язам: улым карлыктан куркам дип башта чәч буярга тотынды, аннан диетага утырды һәм зур булмаган фатирына тренажер алып кайтып куйды. Әле дә кыяр белән кишер кимереп ята. Гаҗәпләнсәм дә дәшмәдем, хатыны бар бит, мин әйтәм. Инде бер көнне чәчтарашта кашын кырдырган, буятып та куйган. Исләрем китте. Көзге яныннан китми. Мәктәптә укучы кызы: “Әти, башың киттеме әллә?” – дип сораган. Ә ул берәүне дә тыңламый, әллә ниләр кылана, битенә кремнар сөртә, маскалар ясый.Чәче башта кара иде, хәзер ачыграк төскә буяткан. Үсмерләрнең шулай төрле төстәге чәч белән йөргәнен күргәнем бар, бу бит инде ир уртасы булып җиткән. Килен дә аптырый: “Бәлки берәрсен тапкандыр”, – ди. Калган балалар көлә. Миңа калса, аның психикасында ниндидер тайпылышлар башланган. Бәлки берәр табибка, психологка күрсәтергәдер улымны? Әле аны алып барып та булмас. Картлыктан шулай курку да дөрес әйбер түгел бит инде. Аптырганнан яздым бу хатны. Бәлки берәрегез киңәш бирер миңа?

Әлеге хат Казан шәһәренең Лукин урамында яшәүче Люция Газизовадан килде.

чыганак: https://t.me/s/akcharlakgazeta

Бәйле