Блогер Эльвина тырнак белән “тәмле” салат ашаган [видео]

-- Лейла

Башкортостан блогеры Эльвина Сибагатова ресторанда үзенә салатка заказ биргән. Шуны ашап  утырганда, аның эченнән озын тырнак чыккан.

Эльвина гаиләсе белән ресторанга кереп ашау эчү заказ ясаганнар, салатны бик тәмләп кенә ашап бетергәндә, салатыннан тырнак килеп чыккан. «

– Минем салатта бармагы да юк микән. Эзлим әле, дип көлә, шаяртырга тырыша блогерның тормыш иптәше Илгиз.

– Ничек итеп шундый озын тырнаклар белән пешерү җиренә кешене эшкә алалар? Заказ ясаган әйберне ашый алмыйча да киттек. Косып үлә яздым. Хәзергә хәтле укшытып тора. Мондый хәл минем белән беренче тапкыр! Гарьләнеп үләрсең, – ди Эльвина үзе.

Ресторан хезмәткәрләре: «Гафу итегез, ул кыз беренче көн эшли иде, без инде аны эштән кудык, акча алмыйбыз сездән,» дип, гафу үтенгәннәр. Мондый хәлдән соң бушка булса да ашаулары үтмәс булды, ди Эльвина.

Бәйле