4 тәүлек буе туганнарын көтеп утырган бабай: «Монда тәмле ашаталар!» [видео]

-- Лейла

Блогер Алия Казанның 7нче хастаханәсендә туганнары тарафыннан ташлап кителгән Рәшит бабайга ярдәм итте. Хәтта язылучылары белән бергә миллионга якын акча җыеп, аны мохтаҗларга ярдәм итү үзәгенә илтеп бирде. Рәшит бабай әлегә шунда гомер итә. Аңа анда булышып торалар, ашаталар, эчертәләр, мунчада юынырга ярдәм итәләр.

– Күбесенчә безнең бабай белән Нинель исемле ханым йөри. Ул бабайны кашыктан ашыта. Үзе дә шунда яши ул. Шуңа карамастан, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаган. Барысы бергә үзәктә 7 гүзәл хатын-кыз бар. Мин аларга бәләкәй генә булса да сөенеч ясыйсым килә. Каш ясаучылар, тырнакларны тәртипкә китерүчеләр, чәчтарашлар булса — миңа язсагыз иде, – дип мөрәҗәгать итә блогер Алия.

Бәйле