Tele2 «Кама ярыммарафоны» партнеры булды

-- Лейла

18 июньдә Түбән Камада җәйге «Кама ярыммарафонына» уздырыла. Tele2 әлеге спорт чарасын уздыруда үз ярдәмен күрсәтәчәк. Ярыммарафон – TIMERMAN спорт чараларының масштаблы сериясенең бер өлеше. Әйтергә кирәк, Tele2 абонентлары 10% ташлама белән зурлар арасында уздырыла торган ярышларда махсус лот сатып ала ала.

«Кама марафоны» өченче ел рәттән үткәрелә һәм ул Татарстаннан, шулай ук башка төбәкләрдән килгән җиңел атлетика сөючеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелгән. Ел саен бу чара яңа шәһәрдә уздырыла, быел исә катнашучылар Түбән Камада җыелачак.

12 июньгә кадәр Tele2 абонентлары 10% ташлама белән старт пакетын сатып ала ала. Моның өчен «Больше» лояльлек программасында махсус промокод алырга һәм аны ярышның рәсми сайтында слот сатып алганда тиешле җиргә теркәп куярга кирәк. Зурлар өчен барлык дистанцияләргә дә старт пакетлары өчен ташлама актуаль булып тора: бу 3 километр, 10 километр һәм 21,1 километр. Шунысы мөһим: акция гамәлдә булган вакытта Tele2 абоненты бер генә промокодны алып, аны активлаштыру хокукына ия.

Моннан тыш, Tele2 үз абонентлары өчен махсус чаралар да әзерли. Шулай итеп, йөгерү көне спортчылар һәм җанатарлар өчен чын мәгънәсендә истә калырлык вакыйга булачак.  

2022 елда «Кама ярыммарафонында» 1000нән артык кеше катнашты, иң популяр дистанция 10 километрлы трасса булды.

Бәйле