«Әнине кияүгә бирәсе килмәде…»

Без бик иртә әтисез калдык. 40 яше тулар-тулмас комбайн астында калып үлде.

Әниебез 37 яшендә өч бала белән тол калды. Иң олыбыз — миңа 13 яшь, уртанчы энекәшкә — 10, сеңлебезгә 5 яшь иде. Әни мескенкәем көне-төне 2 эштә эшләде. Фермада сыер сауды, мәктәптә идән юды. Бик авыр иде аңа тормыш тартуы. Чибәрлеге булгач, әле тол да бит, аңа игътибар итүче ирләр булмады түгел, булды. Тик менә мин әнинең икенче кешегә кияүгә чыгуына аяк терәп каршы булдым. Әни инде, бичара, безне кеше итәсе булганлыктан, чарасызлыктан башкага кияүгә барырга ризалык биргән иде. Минем яшүсмер чак, кан кайнап тора. “Башка ир безнең өйгә керсә, өйдән качам!” — дидем. Әмма теге ир барыбер безнең белән танышырга килде. Мин шул ук кичне өйдән чыгып качтым. Район үзәгенә кадәр юл аслап кына барып җиттем. 
Мине сөт ташучы абзый күреп, якын-тирә авылларга хәбәр итеп чыккан булган икән. Шулай табылдым. Әни-бәгыремнең ул чакта ярты баш чәче агарган иде. Шул хәлдән соң кияүгә чыгу турында бер сүз дә кузгатмады. Без укып бетереп, кайсыбыз кая таралыштык, әни безне кеше итәргә тырышты. Әлбәттә, мин дә эшли башлагач, бераз акчалата ярдәм итә идем. Тик әнинең тормышы барыбер китек иде. Аның моңсу күзләрен күрү минем өчен газап булды. Яшь чакта кияүгә чыгып калмаганына үзем дә каты үкендем. Бу хакта әни белән сөйләшергә бик кыенсындым, үз-үземне “ашап” йөрдем. Туганнар да мине гаепләде. 
Ә моннан 4 ел элек әниемне күршеләребез авыл Сабантуенда бер ир белән таныштырды. Бер дә өйләнмәгән, эшчән абзый. Әнидән 2 яшькә зур, намазда. Беләсезме, 60 яшен тутырып килгән әни яңадан чәчкә аткандай булды! Хәзер инде ул тормыш тартыр өчен түгел, күңеле өчен, картлык көннәрен бергә каршыларга иптәш табылган өчен бәхетле булып яши. Икәүләшеп намаз укыйлар. Пенсиядә булсалар да, икәүләшеп эшкә чыгып китәләр, безне парлашып каршы алалар, парлашып озатып калалар. Күптән түгел әнидән гафу үтендем, үксеп еладым. Шунда әни миңа: “Улым, теге вакытта кияүгә чыккан булсам, Илһамымны очратмаган булыр идем. Язмышым шушы булган. Синең бер гаебең дә юк. Син бит бала гына идең”, — дигәч, күңелемнән зур ташлар төшкәндәй булды. 

чыганак: https://vk.com/public218510681?w=wall-218510681_48

Бәйле