Зайцев нәрсә әйтеп калдырган?

Сиксән биш яшенә кадәр матурлыкка хезмәт иткән атаклы кутюрьеның һәр сүзенә колак саласы иде.

Вячеслав Михайлович болай яза:

«Ак төстәге костюмны хатын-кыз гына кия аладыр. Ир-егетләрдән булмый, без аны ике-өч көннән таплап бетерәбез.

Оексыз йөргән хатын-кызларны, гомумән, аңламыйм. Әмма ачык башлы аяк киемен оек белән кигәннәрен дә кабул итә алмыйм. Эш урынында босоножка, яланаяк, ачык арка, декольтелар булырга тиеш түгел дип саныйм. Болар өчен ял вакытлары, кичләр бар. Эштә үтәкүренмәле киемнән йөрүгә дә каршымын. Ир-егет белән хатын-кыз бер-берсенә сер булып калганда гына кызык бит.

Күпләр хатын-кыз өстендә балаитәкләр, бөрмә, челтәрләр күбрәк булган саен, ул матуррак күренә дип уйлый. Һич алай түгел. Хатын-кызның нәфислеге аның ничек сөйләшүендә, атлап йөрүендә, утыру рәвешендә үк чагыла.

Өске төймәләре каптырылмаган ирләр күлмәге кигән хатын-кыз үзенең билгесезлеге, серлелеге белән күпкә гүзәлрәк, мөлаемрак, минемчә.

Дистә еллар дәвамында сыналган классик стиль – зәвыкның нигезе, әлифбасы дигән нәтиҗәгә килдем. Бары тик классик киемдә генә сез кая гына барсагыз да, кем янында гына булсагыз да үзегезне ким итеп хис итмәссез.

Хатын-кыз эшкә барганда колак алкалары кия ала, әлбәттә. Әмма алар зур булырга тиеш түгел. Бездә нигәдер күп хатын-кыз алка-йөзекләрен тагып куйгач кына үзен киендем дип хис итә. (Монысы инде хәерчелегебездән – нәрсәбез бар, һәммәсен үзебез белән тагып йөрергә күнеккәнбез.)

Спорт костюмы кигән һәм колагына алтын алка, бармагы саен йөзек таккан хатын-кызны күз алдына китерегез. Зәвыклы түгел бит, килешегез.

Бизәнү әйберләрен миңа кичке күлмәк белән киюләре охшый. Көндез исә җептәй нәзек энҗе муенча белән чикләнү хәерлерәктер.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-05-17/zaytsev-n-rs-ytep-kaldyrgan-3260702

Бәйле