Бала өенә кайтырга курка…

Чөнки өйдә аны әнисе тукмый икән…

Уфада бала өенә керергә курыккан, чөнки аны даими рәвештә әнисе кыйнаган. Хатынның фатир тәрәзәсеннән улына өйгә кайтырга кушкан видеоязма белән гаиләнең күршесе уртаклашкан. Видеоны төшергән кеше мондый хәлнең даими булуын билгеләп үтә.

«Мондый хәл көн дә була диярлек: хатын баласын тукмый һәм ул урамга чыгып китә, ә полиция бернәрсә дә эшләми. Баланың көндез дә, иртән дә, төнлә дә йөгереп чыкканы бар», — ди видеоязманы төшерүче.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерү бара.

«Әлеге вакытта хокук сакчылары тарафыннан бу факт буенча тикшерү үткәрелә. Бала социаль учреждениегә урнаштырылды», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2023-05-17/bala-en-kaytyrga-kurka-3261522

Бәйле