“Ул иң яхшы ир һәм әти иде”, – ди яңа һәлак булган солдат хатыны

-- Лейла

Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Олег Афанасьевны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләклиләр. Сосновка мәктәбен һәм Аксубай универсаль технологияләр техникумын тәмамлаган Олег Афанасьев 2022 елның декабрендә Украина территориясендә һәлак була.

Олег Афанасьевны, Чаллыда туып-үскән һәм алтынчы сыйныфка кадәр анда яшәгән булса да, безнең районда якташыбыз дип саныйлар. Чөнки ул каникул вакытларында Сосновка авылында, әбисендә була. Туксанынчы еллар ахырында әти-әнисе әтисенең туган ягына кайтырга карар итә һәм җиденче сыйныфка Олег авыл мәктәбенә бара.

Мәктәпне тәмамлагач, ул Аксубай техникумына укырга керә, биредә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә.

2000 елның маенда егет Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына чакырыла. Псков өлкәсендә, Печора шәһәрендә Хәрби-десант гаскәрләре частенда, ГРУ спецназының 1071 нче өйрәнүләр полкында хезмәт итә.

2001 елның мартында Кавказга, Хосав Юрта районына чакырыла. 2001 елның мартыннан 2002 елның ноябренә кадәр Чечен сугышында катнаша. Разведка ротасында ГРУ спецназы разведчигы була.

Армиядән соң Олег районга кайта, “Актай” агрофирмасында чәчү һәм урып-җыю чорында төрле эшләрдә эшли, техника ремонтлый һәм фермада бозау караучы булып эшләгән әнисе Ольга Васильевнага булыша. Хезмәттәшләре сөйләгәнчә, ул бернинди эштән дә курыкмый, көчле егет була, сәламәт актив тормыш рәвеше алып бара.

2008 елда Олег шәһәргә китә, шәхси эшмәкәргә йөк автомобильләрен слесарь-ремонтлаучы булып урнаша, аннары КамАЗ заводында эшли.

Аннары йөк төягеч йөртүче һөнәрен үзләштерә һәм Титов исемендәге картон-кәгазь комбинатына эшкә урнаша.

Олег актив җәмәгатьче була, спорт ярышларында катнаша, комбинат җыелма командасы өчен футбол уйный, актив тормыш рәвеше алып бара. Күп тапкырлар Рәхмәт хатлары, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Хезмәттәшләре һәм җитәкчеләре арасында зур абруй һәм хөрмәт казана.

Аның армиядә алган белеме һәм осталыклары махсус хәрби операция башлану белән кирәк була. 2022 елның октябрендә аны мобилизациялиләр. Ул Сватово районында хезмәт итә. Мобилизацияләнгәннәр арасында абруе зур була, чөнки Чечен сугышыннан соң аның хәрби өлкәдә тәҗрибәсе һәм күнекмәләре зур була.

Һәм бу тәҗрибә подразделение урнашкан территорияне төзекләндерү һәм куркынычсызландыру өчен файдалы була. Полкташлары аның фикерен тыңлыйлар һәм аның киңәшләрен тоталар.

28 декабрьдә Сватово янында тигезсез көрәш башлана, блокпостка һөҗүм ясала, Олег Афанасьев каравылда тора. Сугышта яраланып, госпитальгә китерелә, ләкин, кызганычка каршы, аны коткарып кала алмыйлар.

Олегны Чаллыда җирлиләр. Ләкин аның турында истәлек безнең районда да сакланачак, биредә ул ун ел яшәгән һәм һәрвакыт яраткан Сосновка авылын үзенең кече ватаны дип санаган.

Олегның хатыны һәм ике баласы – алты яшьлек кызы һәм бер яшьлек улы калган.

Без Олег турында сөйләшер өчен, аның тормыш иптәше Светлана белән телефон аша элемтәгә кердек.

– Ул иң яхшы ир һәм әти иде. Игелекле, ярдәмчел, кайгыртучан һәм яраткан. Аны 29 сентябрьдә мобилизацияләделәр, ул яңадан форма кияргә һәм хезмәт итәргә әзер иде, өстәвенә аның ГРУ махсус билгеләнеше һәм Чечен кампаниясенедә катнашу тәҗрибәсе бар иде, – дип сөйләде Светлана. – Киткәндә, күп сөйләмәде. Көтәргә кушты. Россия территориясендә булганда еш шалтыратты, аннары мөмкинлеге булганда гына. Һәлак булган көнне соңгы тапкыр сөйләштек. Һәлак булу тарихын белгәч, бер тапкыр төшемдә күрдем. Олег ярдәмчел иде. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәркемгә булышырга ашыга иде. Без аның белән 13 ел бәхетле яшәдек. Кызыма әтисенең кайда булуын һәм ни өчен ул бүтән кайтмаячагын аңлата алдык, ә бер яшьлек Артем әтисен фотодан гына күреп беләчәк.

Күптән түгел Светланага Батырлык ордены тапшырганнар, Олег Афанасьев нацистларга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм ныклыгы өчен, үлгәннән соң бүләкләнгән.

Ничек кенә авыр булмасын, Светлана бар көчен куеп түзә, бүген аның янында әнисе һәм сеңлесе генә түгел, ә Олег һәрвакыт риясыз ярдәм иткән туганнары, якыннары да булуын таный.

– Мин Олегны малай чагыннан ук беләм, ул өй янындагы спорт мәйданчыгында үсте, спорт белән шөгыльләнде. Көчле егет иде, – дип искә ала геройның туганы Владимир Чураков. – Сосновкага күченгәч тә Афанасьевлар белән элемтәне югалтмадык. Чечняда сугышта булганда аның өчен борчылдык. Армиядән соң ул әти-әнисе белән безгә кунакка килде. Аннары ул өйләнде, туенда булдык. Олег бик ярдәмчел иде, безгә хуҗалыкта ярдәм итәр өчен хәтта хатыны Светлана белән дә күп тапкырлар килделәр. Аның хәзер мәрхүм булган әти-әнисе белән без бик дус идек. Алар Автокалада заводта эшләделәр, бик намуслы кешеләр иде, кызганыч, бик иртә вафат булдылар. Әти-әнисе үлгәч тә, ул безнең белән элемтәне югалтмады. Мобилизация алдыннан шалтыраттым, озатырга бара алмадык. Әмма рәхәтләнеп сөйләштек. Мин, син инде анда булдың, нәрсә икәнен беләсең, үзен сакла дидем.

Аксубай

Бәйле