Татарстан кырында игенчене өстенә тутырылган 900 килолы капчык төшкән

Буа районында йөк бушатканда, бер ир-атның өстенә 900 кг авырлыктагы капчык төшкән. Эшче һәлак булган.

РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Хезмәтне саклау таләпләрен бозу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Фаҗига 16 май иртәсендә Кильдураз авылы янындагы кырда килеп чыккан. Тикшерүчеләр әйтүенчә, йөк бушатканда 60 яшьлек механизаторның өстенә минераль ашлама тутырылган 900 килограммлы капчык төшкән. Ир-ат шундук һәлак булган.
Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112691/

Бәйле