Бу тормышка “теш үтсен” өчен нишләргә?..

Белгечләр әйтүенчә, эчке тойгылар белән тышкы кыяфәт арасында бәйләнеш көчле. Сезнең кыяфәт ни хакында сөйләгәнен беләсезме?  

Стресс кичерүнең беренче сигналы — биттә шешенү һәм ялкынсыну билгеләре барлыкка килү. Нерв киеренкелеге лимфа циркуляциясен, сулыш алу ритмын, йөрәк тибешен тоткарлый, кичерешләр кешенең күзәнәкләре арасындагы сыекчага җыела һәм шешенү, ялкынсыну китереп чыгара.

Кинәт артык килограммнар барлыкка килү дә эчке дөньяның тотрыксыз булуы турында сөйли. Маңгай тирәсендәге җыерчыклар — эчке киеренкелек кичереп яшәү билгесе.

Ә менә кинәт кенә күпләп чәч коела башлау кешенең ата-анасы, гаиләсе белән конфликт турында сигнал икән. Кеше үзенең тамырларын кабул итми, әти-әнисенә, туганнарына җыелып килгән үпкәләрен тоя.

Кешенең барлык ишеткән, күргән мәгълүматны кабул итәсе килмәсә, бавыры белән проблемалар башланырга мөмкин. Күз алмалары саргаю сагайтырга тиеш.

Ә менә бу тормышка “тешегез үтмәү” билгесе — тешләр белән проблемалар барлыкка килү. Сүзләрегезне гел тыеп килеп, теш кысып яшәү эзсез үтми, иртә картайта да.

Еш стресс кичергән кешенең ашказаны да яхшы эшләми башлый икән.

Менә шулай. Шуңа киеренкелек кичермичә, якыннарыгызга үпкә сакламыйча яшәргә тырышыгыз. Стресслар безне җиңмәсен!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-05-16/bu-tormyshka-tesh-tsen-chen-nishl-rg-3259976

Бәйле