Табиблар бер кызның маңгаендагы мөгезне алган

Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә таянып язганча, Видное шәһәрендә яшәүче баланың мөгезле булуы, әти-әнисе белән шәһәр хастаханәсенә тикшеренергә килгәч, очраклы гына беленгән.

Кызчыкның ике ел элек, каты егылып, башын уенчыкка китереп бәргәнлеге ачыкланган. Әтисе һәм әнисе яраны чистарткан да бу хакта оныткан.

Әмма бераздан маңгайның бәрелгән урынында шеш барлыкка килгән. “Баланың маңгаена күз ташлауга ук йомшак тукымасында ниндидер ят әйбер кереп урнашканлыгы абайланды. УЗИ нәтиҗәсе моны раслады”, – дип сөйләп үткән хирург Виктория Жиронкина.

Кызның маңгаендагы йомшак тукымасына урнашкан ят әйбер уенчык бермөгезнең (единорог) кисәкчеге булып чыккан. Видное шәһәре табиблары, балага операция ясап, мөгезне алган. Бала, савыгып, өенә кайткан инде.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112807/

Бәйле