Ришат Төхвәтуллин махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә ярдәм итүче авылдашларына концерт куйган

-- Лейла

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин үзенең авылдашлары алдында чыгыш ясады. Биредә Туймазы районының Карамалы Гөбәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә маскировка сеткалары бәйли. 

Буш вакытларда ярдәм эшләре белән 34 хатын-кыз шөгыльләнә. Ришат алар белән аралашкан һәм нәрсә кирәклеген кызыксынган. Бу хакта «Туймазы хәбәрләре» яза.

«Алар бик уңган! Алар һәр буш вакыт булган саен бирегә киләләр. Инде 91 маскировка сеткаларын үргәннәр. Әнием биредә сәнгать җитәкчесе булып эшли, ярдәм дә итә», — дип сөйләгән Ришат Төхвәтуллин.

Шулай ук Ришат Төхвәтуллин җәй көне хатыны Алия Карачурина белән Уфада концерт оештырырга планлаштыра, җыелган акчалар хәрбиләргә ярдәмгә китәчәк.

ТНВ

Бәйле