Татарстанда 34 яшьлек мобилизацияләнгән Раушан Мугинов белән хушлаштылар

-- Лейла

Татарстанның Тукай районы Шилнәбаш авылында махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган 34 яшьлек мобилизацияләнгән Раушан Мугиновны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта район башлыгы Фаил Камаев үзенең Вконтакте төркемендә хәбәр итте.

«Шилнәбаш авылында махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәү барышында һәлак булган кече сержант Раушан Мугинов белән хушлаштык. Район Советы, Башкарма комитет исеменнән туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Урыны җәннәттә булсын!», — диелә хәбәрдә.

ТНВ

Бәйле