“Кыз әтисе булып булмады…”

Гаилә турында уйланганда күп вакыт аш-су бүлмәсендә чуалучы, яисә нарасыен йоклатучы хатын-кыз, өйдә “гү” килеп йөгергәләп йөрүче бала-чага күз алдына килеп баса. Ә ирләр?.. “Ирләр һәрвакыт эштә бит. Ул йокларга гына өйгә кайта. Ул — гаиләне туендыручы”, – диярсез. Бу, һичшиксез, шулай. Ләкин ир-егетләрне Аллаһ көчле итеп кенә яратмаган бит. Алар да бик көчле хисләр кичерергә сәләтле, балалары өчен өзелеп тора. Аларны да хатын-кызлардагы кебек үк күңел, гаиләсенә карата мәхәббәт һәм тагын бик күп матур хисләр яшәтә.

90нчы елларда була бу хәл. Эшсезлек, акчасызлык җанга тигән чак. Айдар заводтан биргән кечкенә бүлмәдә хатыны белән ике ул тәр­бияли.
— Зуррак фатир бирергә тиешләр иде, эшсез калдым. Нишләргә дә белмим. Һәркем ничек булдыра ала, шулай яшәргә тырышты. Берничә ай шулай интеккәч, чит өлкәгә китеп эшләү мөмкинлеге чыкты. Берничә айга китеп эшләргә туры килгән чаклар да булды, — дип сүзен башлады ул.
Эшкә урнашып берничә атна үткәч, өенә шалтырата ир. Шунда ук хатыны аңа көтелмәгән яңалык әйтә — ул авырга узган!
— Заманалар авыр булса да, кыз сөеп карыйсы килә иде минем дә. Беләм, хатыным да кыз турында хыяллана, әйтергә генә батырчылык итми. Тәүдә бу яңалыктан каушап калсам да, чын күңелдән сөендем мин аңа. “Монысы, Аллаһ боерса, кыз булачак!” — дип тә әйттем әле хатынга. Аның да дулкынлануы тавышына ук чыккан иде.
Ай ярым чамасы үткәч, өйгә кайтырга насыйп була Айдарга.
— Карыйм, хатында әллә ни үзгәреш тә юк сыман. Хәлең ничек соң, дип соравымнан ук барысын да аңлады. “Төште бит…” — дип кенә җаваплады, — ди ул.
Шулай берничә ел читкә китеп эшләргә туры килә Айдарга. Отпуск ялларын көтеп ала ул — бер ай гаиләсе янында торачак бит!
— Бервакыт шундый ялларга өйгә кайттым. Без бишенче катта яши идек, лифт юк. Баскычтан менеп ки­ләм. Дүртенче катка җиткәндә кулымнан кечкенә бер кыз җитәкләп алды. Ап-ак күлмәк кигән, чәченә алсу тасма таккан. Вак чәчләре бөдрәләнеп тора, ә кечкенә җылы, йомшак куллары минем зур, ярылып беткән учларга кереп югалды. Үзе минем арттан калмаска тырыша. Зур итеп атлый да алмый. Инде менеп җиттек дигәндә туктадык. Чүгәләдем. “Исемең ничек синең?” — дип сорыйм. “Минем исемем юк”, — ди. “Әйдә безгә керәбез. Кәнфит яратасыңмы?” — дим. “Юк, мин сезгә кермим. Үзегезгә дә урын юк сезнең”, — диде дә аска йөгерде.
Баскычка утырдым да уйга баттым. Төш булдымы бу, әллә күзгә күрен­деме? Хатыным чыгып кулларын иңбашыма салганчы шулай утырдым. “Син теге вакытта аборт ясаттыңмы әллә?” — дип сорадым шулвакыт. Хатын гаепле рәвештә күзләрен аска төшерде дә: “Әйе. Үзебезгә дә яшәргә урын юк бит”, — диде.
Инде чәчләренә бераз чал төшә башлаган Айдарның күзлә­ренә яшь тулды. Ул тынып калды. Юк, хатынын да гаепләми ул, чөнки ул елларда, чыннан да, өч түгел, бер балалы гаилә­ләргә дә балаларын кеше итәргә авыр булган. Ә шулай да күңел бар бит. Ирләр өчен кыз бала аеруча якын, кадерле була.
— Ярый, кыз оныклар сөяр­мен әле, — дип дулкынланганын яшерергә тырышып елмайган булды ул. Ирләр­чә итеп…
Без, хатын-кызлар, ирләр белән һәрвакыт ниндидер мә­шәкать­ләр, хуҗалык эшләре, мал-мөлкәт турында сөйләшеп өй­рәнг­ән­без. Аларның кичерешләре ту­рында еш кына онытабыз. Айдар­ның да бу хәл турында башкача хатынының исенә төшермәве көн кебек ачык. Ул аны кызгана, ә үзе шушы хисләрне эченә йотып яши…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-05-19/kyz-tise-bulyp-bulmady-3264222

Бәйле