Танылган җырчы Әнвәр Нургалиев фаҗигале төстә һәлак булган туганы Диана Сәфәрованың улларын кызлар белән таныштырган.
– Туган ягым Әлшәемдә концерт узды, балаларымны да алып бардым. Ике курчак кебек игезек кызлар Олеся һәм Әдилә белән таныштырдым.
Шуны әйтәсем килә, юлда барганда, Сәлмән һәм Сәидкә күз салып бардым, әниләре Диана исән чакта мин ул балаларның артык күңелләренә үк кереп уйланганым юк иде. Бәлкем ярамагандыр да. Хәзер мин аларны үз балаларым итеп күрәм, якыннарым алар минем. Алар бер-берсе белән әйткәләшәләр дә, шунда ук дуслашып кочаклашалар да, бер сүз белән әйткәндә тиктормаслар. Әниләре ничек карап, аңлап җитешкәндер, белмим, шаккатырлык. Балаларның бар әйберләре дә бар, бүләкләр көн саен диярлек танышлар, дуслар, хәтта таныш булмаганнардан да килеп тора. Рәхмәт яусын, – дип яза җырчы.