Зөфәр Сафин вафат булган

Кичә 21 май көнне җырчы Зөфәр Сафин 55 яшендә вафат булды. Бу хакта Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе матбугат үзәге хәбәр итә.

Мәрхүм белән хушлашу бүген, 22 майда Мәрҗани мәчетендә 12:10 сәгатьтә, өйлә намазыннан соң булачак. Мәрхүм туган авылында — Чистай районы Акбулат авылында җирләнәчәк.

Зөфәр Сафинның туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/113184/

Бәйле