Руслан Кираметдинов алиментлар түләү турындагы сорауга җавап бирде

-- Лейла

Җырчы Илмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә язылучыларның сорауларына җавап биргән. Шуларның берсе элеккеге ире Руслан Кираметдиновның алимент түләү мәсьәләсе белән бәйле булган.

«Юк! Алиментка бирергә җыенмыйм да. Кешенең булышырга үзенең теләге булырга тиеш, балалары бит… Кирәкми дә, үзем дә булдырам мин, Аллага шөкер! Теләнеп йөрергә язмасын», — дип язган Илмира.

ТНВ хәбәрчеләре җырчы Руслан Кираметдиновның үзенә шалтыраткан һәм аннан комментарий алган.

«Ильмираның минем турында нәрсә сөйләгәне мине кызыксындырмый, аны күзәтеп тә бармыйм. Теләсә нәрсә сөйләсен. Халык аңа ышанмый да инде. Аллага шөкер, балаларым сау-сәламәт, күрешеп торабыз!», — дигән Руслан.

ТНВ

Бәйле