Раил һәм Зөлфия Шәмсуаровлар яңа туган улларының исемен әйтте

-- Лейла

16 майда Камал театры артисты Раил Шәмсуаров һәм аның тормыш иптәше, ТНВ каналында чыгучы «Манзара» тапшыруының алып баручы Зөлфия Шәмсуарова өченче тапкыр әти-әни булды. Аларның гаиләсе малай белән тулыланды. Сабыйга исем куштыру мизгелләрен Шәмсуаровлар социаль челтәрләрендә күрсәтте.

«Шәүкәт Шәмсуаров! Исеменә туры килсен җисеме!

Бәби белән беренче минуттан ук бергә. Бу көннәрдә телефонны кулга алмыйча, бәләкәч белән генә буласым килде. 3 тапкыр булса да, истә калырга тиеш бит инде…», — дип язган Зөлфия.

Гаиләдә Нәфисә исемле кызлары һәм Әсфәндияр исемле уллары үсеп килә.

ТНВ

Бәйле