Татарстанга көньяктан бал кортлары кертү чикләнә

-- Лейла

Бу яңа авыру таралу куркынычы белән бәйле.

Татарстанга көньяктан бал кортларын кертүгә чикләү кертелә. Әлеге бөҗәкләргә тропилелапсоз авыруы күчүе яный. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алмаз Гамиров сөйләгән.

«Яңа төр талпан-тропилелапс дареадан куркыныч яный, ул тропилелапсоз авыруы китереп чыгара. Кыенлык шунда — аны дәвалау ысулы юк, ул яңа чир. Республикада бал кортлары авыруларына бәйле хәл тотрыклы. Хәзер бал кортларын зарарлаучы төп авыру — варроатоз.

Бу авыруны талпаннар китереп чыгара. Аның таралуын булдырмас өчен, препаратларны куллануның төрле ысуллары бар», — дип әйткән Алмаз Гамиров.

Белгеч искәртеп үткәнчә, умартачылар химик препаратлардан баш тартырга, биологик дарулар кулланырга тели икән. Авыру белән көрәшүнең иң көчле ысулы шул булырга мөмкин.

ТНВ

Бәйле