Алсу Фазлыевага ни булган?

Дуслары аның өчен куркуга калган.

Җырчы Алсу Фазлыева тегүчеләрен шаккатырырлык дәрәҗәдә ябыккан.

«Кичә киемнәрне тарайтырга дип барган идем. Тегүчеләр шаккатты. «Тарайтканчы, яңа кием тектерү яхшырак булыр», – диделәр. «Ул кулларыгыз, ул аяклар, ул йөзләрегез! Нишләдегез?» – диләр.

Аллаһка шөкер, дөрес тукланам, су, көнгә 2 тапкыр коктейль эчәм. Спорт белән шөгыльләнеп булмый, мин аны яратмыйм да инде. Туклану гадәтләрен дөрес формалаштырганда, артык килограммнар барысы да китә. Теләк кенә булсын», – дип сөйли җырчы сторисларында.

 «Бик кызык сөйлисез. Башта – операция, аннан минус 15 килограмм. Ичмасам, операция булганын әйтәсе түгел иде. «Дөрес тукланам», — дигәнегезгә кеше ышанган булыр иде», – дигән бер язылучысы, Алсуны «пластик операция ясаткан» дип фаразлап.

«Минус 15 артык күп, минус 5 килограмм да җитә миңа. Башны эшләтмәсәң, нәрсә ашаганыңны контрольдә тотмасаң, бернинди операция дә ярдәм итми», – дип җавап кайтарган аңа Алсу. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-05-21/alsu-fazlyevaga-ni-bulgan-3266300

Бәйле