«Гостья из будущего» сериалында катнашкан актриса вафат

Мәскәүдә 79 яшендә актриса Мария Стерникова вафат. Сәбәбе билгесез, соңгы елларда ул Альцгеймер авыруы белән интеккән. Аны шәфкать туташлары караган.

Стерникова 1944 елда туган. Мәктәптән соң ул МХАТның студия-мәктәбенә укырга керә. 1965 елда Стерникова «Мимо окон идут поезда» фильмында дебют ясый. Шулай ук ул «Нежности», «С любимыми не расставайтесь», «Горе от ума» фильмнарында төшә. Тамашачылар Мария Стерникованы «Гостья из будущего» сериалындагы шәфкать туташы — Шурочка роле өчен дә яраткан.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/113288/

Бәйле