Республиканың бу районында аюлар булуы гадәти күренеш түгел.
Татарстанның Лаеш районында яшәүчеләр яр буенда аю эзләрен күргәннәр. “Татар-информ” шаһитларның социаль челтәрләрдә урнаштырган фотолар белән бүлеште.
Бу якларда аюны очрату – җирлек өчен гадәти булмаган күренеш. Ерткыч яр буенда үзенә ризык эзләп йөргән булырга мөмкин дигән фаразлар бар.
–
–

