Яз көне иң файдалы ризык — кычыткан ашын ничек тәмле итеп пешерергә?

-- Лейла

Кычыткан яфраклары К, В2, В3 витаминнарына бай. Алар составында шулай ук файдалы матдәләр, органик кислоталар, крахмал, шикәр, хлорофилл да бар.

Сәламәт яшәү рәвешен алга сөргән хуҗабикәләр кычыткан ашын бик яратып пешерә. Бер рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Яшь кычытканны салкын суда яхшылап юарга кирәк. Аннары кайнап торган суга салып, 3-4 минут тотарга. Суын сыркытып, вак итеп турап куябыз.

Кайнап торган итле шулпага аз гына дөге яисә перловка ярмасы, кыздырылган суган белән кишер салып кайнатабыз. Аннары телемләп туралган бәрәңге салабыз. Шулпа кайнап чыккач, кычытканны өстибез. Пешеп җитәр алдыннан, башка тәмләткечләр дә салырга була. Витаминлы ашны табынга каймак, яшел суган, петрушка яки укроп салып бирергә мөмкин.

ТНВ

Бәйле