Фәридә Төхфәтуллина: «Әти авырый башлагач, «син әзер булып тор инде», — диделәр»

-- Лейла

«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта тамашачыларыбызның яраткан алып баручысы, редактор Фәридә Төхфәтуллина булды. Ул әтисенә инсульт булуы, аның комага киткән вакытларын искә төшерде.

“Әнинең туган көнен билгеләгән генә идек. Эфирга әзерләнә идем, шул вакытта әнием шалтырата – “Әтиеңә авыр булды әле”, — ди. Ул вакытта әле никадәр җитди булуын аңламыйсың. Аяз көнне яшен суккан кебек булды.” Инсульт, без әле Арчада”, — диде ул. Мин ул вакытта бөтен эшемне калдырып, Арчага кайтып киттем. Табиб: “Фәридә, сиңа нык булырга кирәк, Казанга алып барып, юлда йөреп мәгънәсе булмас, шушында гына дәваларга кирәк. Әзер булып тор инде”, — диде. Әни нык булырга тырышты, энекәшкә дә 15 кенә яшь иде. Әти комада, бик кыйммәтле уколлар кирәк булды. Чын дуслар барлыгына шул вакытта инандым. Хәтта, миңа таныш булмаган кешеләр дә булышты. Даруларны вакытында алуның файдасы тиде. Әти ике ай эчендә үз аякларында йөрерлек хәлгә килде. Ахыргы көнгә кадәр зиһене әйбәт иде, тел-авызы гына эшләмәде. Бу халәт белән ул 14 елдан артык яшәде”, — дип сөйләде Фәридә Төхфәтуллина.

ТНВ

Бәйле