Гөлназ Шәрипҗанова: «Бавыр, бөер белән проблемалар булуы ачыкланды»

-- Лейла

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова соңгы арада үзен начар хис иткән һәм табиблар ярдәменә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Тормыш мәшәкатьләре дип зарланабыз, ә бит тагын да зуррак проблемалар бар әле. Тәнемдәге бетчәләр һаман бетмәгәч,  анализлар тапшырдым. Бүген аларның нәтиҗәсен табиб карады. Дерматолог миңа тулы исемлек препаратлар билгеләде. Кояшка аллергия дә, бавыр, бөер белән проблемалар да булуы ачыкланды», — дип сөйли Гөлназ.

Җырчыга организмында җыелган начар матдәләрдән арынырга киңәш иткәннәр. Әлегә Гөлназ 5 көнлек капельница аша дәвалану узачак.

ТНВ

Бәйле