Исерек ана баласын харап иткән

Үтерүче бик җиңел җәза белән котылган.

Фаҗига узган елның декабрендә булды. Исерек хатын диванга яткан, уң ягына кечкенә улын куйган. Аннары, уң кулы белән баланы күкрәгенә кыскан һәм йоклап киткән.

Йоклаганда ана баланы диванга кысып, аны сулыш алу мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Малай вафат була. Үлемгә механик асфиксия сәбәпче.

Хатынны «саксызлык аркасында үлемгә китерү» мәддәсе буенча җинаятьтә гаепле дип табалар һәм бер елга шартлы рәвештә хөкем итәләр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-05-25/kitaplarny-tashlamalar-bel-n-alyp-bulachak-3272603

Бәйле