Ничек гомерне озайтырга беләсезме?

Гомерне озайтучы 11 ысул бар.

Белгечләр яшәр елларыбызны арттыруның 11 ысулын ачыклаган.
Урамда велосипедта китеп баручыны күрсәгез, белегез, ул сездән озаграк яшәргә мөмкин. Галимнәр спортчыларның гади кешеләрдән алты елга озаграк гомер итүен исбатлаган. Аларда яман шеш белән авыру хәвефе дә 44 процентка кимрәк икән. Сез дә велосипедта йөрегез!

Күбрәк китап укыгыз. Ниндине телисез. Нәфис әдәбиятмы, классикамы, җиңел-җилпе детективмы, фәнни хезмәтме — барысы да гомерне озайтуга сәбәпче.

Начар эмоцияләрне чыгару мөһим. Аларны күңелегезгә җыймагыз! Моның өчен кемгәдер кычкыру мотлак түгел. Йөгерегез, бокс белән шөгыльләнегез, җырлагыз, һичьюгы, күңел бушатып елап алыгыз. Җиң сызганып физик эш эшләп алу да яхшы.

Оптимистлар озаграк яши — бу бәхәссез. Оптимист булырга өйрәнегез!
Каһвә һәм чәй эчегез. Аеруча яшел чәйне ешрак куллансагыз була.

Азрак ашагыз! Җиңелчә ачлык тойгысы гомерне озайта икән. Сүз озак вакытка ашаудан баш тарту турында түгел, кулланган калорияләрне киметү турында.

Чили борычын даими рационга кертегез. Аны яраткан кешеләрдә яман шеш, йөрәк авырулары һәм салкын тию авырулары хәвефенең 14 процентка азрак булуы ачыкланган.

Шоколад та гомерне озайта! Стресска каршы торырга да ярдәмләшә. Өстәвенә, ул хатын-кызларда инсульт хәвефен киметә.

Барлык озак яшәүчеләрнең рационында сыр булуы ачыкланган. Юкка түгелдер. Сез дә аны ешрак кулланыгыз.

Галимнәр үткәргән тикшеренү еш соңга калучы кешеләрнең озаграк яшәвен исбат иткән. Алар ниндидер кысаларга сыю өчен артык пошынып һәм депрессиягә бирешеп бармый икән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2023-05-25/gomerne-ozaytuchy-11-ysul-bar-3272110

Бәйле