Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты, җырчы Иркә тормышыннан кызыклы фактлар.

1. Чын исеме – Айгөл Миншакирова.

2. Гаиләдә өч абыйсы янында бердәнбер кыз булып үскән.

3. Мәктәп елларында баскетбол, музыка белән мавыга.

4. Кристина Орбакайте концертыннан соң илһамланып «Йолдызлар фабрикасы» кастингында катнаша.

5. «Йолдызлар фабрикасы»нда җиңү аңа «Татар җыры» фестиваленә юл ача.

6. 18 яшьтә кияүгә чыга, кызы Айсылу туа. Беренче ире белән ел ярымнан аерылыша.

7. «Татар җыры»нда продюсерлар аның кабатланмас тавышына игътибар итә һәм Айгөл, сәхнә өчен «Иркә» исемен сайлап, хезмәттәшлек контрактына кул куя. Мәчеттә «Иркә» исемен мулла үзе куша.

8. Атна саен кызы, әти-әнисе янына попуткаларда авылга кайтып йөрүдән арып, машина алу максатын куя. Өч ел эчендә Аксубай – Казан арасында, үзе руль артына утырып, 170 мең км юл үтә.

9. Кайчандыр ачык күлмәкләр, кыска итәкләрдән чыгыш ясап йөргән җырчы хәзер икенчерәк образда – халыкка якынрак.

10. Иркә җырчы гына түгел, шәп актриса да. Тамашачылар аны «Әтәчсез киртә ни китерә?» телевизион фильмында күреп куанды.

11. Икенче ире – Артур Шабакаев, билгеле архитектор. Никахлары Колшәриф мәчетендә уза.

12. Гаиләдә өч кыз үсә: Айсылу, Әминә, Сөембикә.

13. Мобилизацияләнгән ире Артур күптән түгел ялга кайтты.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-05-25/irk-yrchy-gyna-t-gel-3273088

Бәйле