Татарстанда бер ана 6 айлык баласының бот һәм беләк сөякләрен сындырган 

Тикшерүчеләр билгеләгәнчә, бу хатын-кыз узган елның августында 6 айлык улы белән Балалар республика клиник хастаханәсенә китерелгән.

Биредә сентябрь аенда нейрохирургия палатасында ятканда, елаган өчен баласының аягына карават тимере белән суккан. Сабыйның бот сөяге сынган. Медикларга бу хакта берни әйтмәгән. Берничә көннән соң, баласын тагын кыйнап, ике беләк сөяген сындырган, соңыннан хастаханәдән качып киткән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге җинаять массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрне күзәтү барышында ачыкланган. Җинаять эшен тикшерү Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты контрольлегендә булган.
Суд карары нигезендә, мәнсез ана, 3 еллык сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм ителгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/113552/

Бәйле