Татарстанлыларга ана капиталы буенча түләүләрнең бердәм датасы турында искә төшерделәр

-- Лейла

Билгеләнгән көнне ата-аналар узган ай өчен акча алачак.

Быел июньнән балалы гаиләләр ана капиталы буенча түләүләрне һәр айның 5 нче числосында алачак. Моның хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Моннан тыш, хәзер түләүләр барлык балалар, шул исәптән беренчесе өчен дә биреләчәк. Моңа кадәр ата-аналар икенче бала өчен генә акча ала иде, дип сөйләгән Россиянең Татарстан буенча Социаль фонд җитәкчесе Эдуард Вафин туры эфир вакытында.

Исегезгә төшерәбез, Республикада ана капиталыннан айлык түләүләргә кереме ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр дәгъва кыла ала. Түләү суммасы Татарстанда бер бала өчен билгеләнгән яшәү минимумына тигез.

ТНВ

Бәйле