Журналист Альберт Шакиров нигә мыегын кырмауның сәбәбен атады

-- Лейла

ТНВ каналының «Таяну ноктасы», «Туган авылым» һәм «Юлчы» тапшыруы тамашачысын гел бер сорау борчый — «Ник Альберт Шакиров мыек үстерә икән, ник ул аны кырмый икән?». Бу сорауга үзе җавап бирә.

«Мыек турында сораулар күп инде ул. Аңа нәрсә дип җавап бирергә дә аптырыйсың кайсы вакытта. Мыек нәрсә инде, кырмасаң үсә ул. Аның бөтен сере шунда гына. Шулай күпмедер вакыт иренеп йөрдем-йөрдем дә, шунда бер төрле формага килеп китте дә, ошады да, калды. Аннан соң тарих өлкәсе белән кызыксынгач, шул өлкәдә иҗат иткәч, шул өлкәдә тапшырулар эшләгәч, барыбер дә күзгә чалына, архив материалларында татар зыялыларының, аеруча XX гасырдагы безнең тарихыбызга зур йогынты ясаган зыялыларның менә шундыерак образда булганнары, шуңа күрә ничектер алар ягына да бертөрле оммаж булсын дигән кебек, татарларның, татар зыялы ирләренең, әдипләребезнең шундыерак кыяфәттә истә тотып та, шундый бер образга авышу булгандыр, аны бәлкем башка сүзләр белән профдеформация дип тә әйтеп була торгандыр инде. Барыбер ул чорны якын итәм мин, барыбер дә ул чордагы фикерләргә әйләнеп-әйләнеп кайтам мин, андый зыялылар арасыннан Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Дәрдемәнд, Садри Максуди, халыкара бөтендөньяда таралган кеше, һәм кырым татары булса да, Исмәил Гаспралыны да әйтергә була. Менә, ничектер шулар үрнәк, шуларга тартылу, аларның фикерләренә шулай сокланып карап тору үзенең эзен калдырган инде минем якты йөземдә дә», — диде Альберт.

ТНВ

Бәйле