Сигез яшьлек кызның үлеме өчен Татарстан бизнесмены 1 млн сум түләячәк

-- Лейла

Бөгелмә эшмәкәре сигез яшьлек кызның үлемендә гаепле дип табылды, шуңа бәйле рәвештә бизнесмен 1 млн сум түләячәк. Шулай ук ир-атка бер елга ирегеннән чикләү рәвешендә җәза билгеләнгән, дип хәбәр итә Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте. 

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2009 елда ир-ат Бөгелмәдә җир участогы сатып алган, анда элек ремонт-механика заводы булган. Гаепләнүче тимер — бетон койманың авария хәлендә булуын белә, әмма бернинди чаралар да күрми.

ТНВ

Бәйле