«Рубин» – чемпион! Рәхмәт, «Балтика»га!

«Рубин» – чемпион! Казан футболчылары тамашачыга биргән вәгъдәсен үтәде һәм беренче лигада җиңүче булып танылды. Чемпионат тәмамланырга бер атна кала «Ак барс Арена»да бәйрәм оештырдылар.

Рәхмәт, «Балтика»га! Сезон буе беренче урында барган Калининград командасы башта үз кырында «Рубин»га җиңелеп, лидерлыкны кулдан ычкындырды, аннары «Алания»гә дә оттырып, безнекеләргә бәйрәм оештыру мөмкинлеге бирде. Казанда исә мөмкинлекне кулдан ычкындырмадылар. «Ак барс Арена»да узган очрашуда «Рубин» Махачкала «Динамо»сын 2:0 исәбе белән җиңде. Сүз уңаеннан, ике тупны да Джоэль Фамейе кертте һәм 11 гол белән команданың иң нәтиҗәле һөҗүмчесе булып танылды. Икенче тубын керткәч, һөҗүмче кызган баштан башына ак түбәтәй киеп куйды. Әмма бик тиз салдырдылар. Чөнки былтыр «Уфа»га каршы узган уенда Виталий Лисакович туп керткәч, футболчыларның матч барганда өелешеп фотога төшүе, ә аннары команданың оттырып, премьер-лигадан төшеп калуы әле дә истә. Кыскасы, уйнагач, ягъни эш беткәч кенә шаярырга ярый.

Соңгы тапкыр «Рубин» зур җиңүгә 2012 елда ирешкән иде. Ул елны Казан командасы Россия Кубогына ия булды. Финал очрашуы Екатеринбургта узды. «Ак барс Арена»да исә мондый бәйрәм тәүге мәртәбә оештырыла. Клуб президенты Марат Сафиуллин рәхмәт сүзләрен кызганмады.

– Бу сезон безнең өчен катлаулы һәм кызык булды. Үзенчәлекле командалар һәм матур уеннар күрдек. Татарстан җитәкчелегенә, беренче чиратта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, – диде ул. – Баш тренерга, аның штабына, бөтен коллективка һәм, әлбәттә, җанатарларга рәхмәт. Сезнең ярдәм белән катлаулы чорны уза алдык. Алга, «Рубин»!

Марат Сафиуллинның җанатарларны аерым телгә алуы юктан түгел. Сезон уртасында команданың тамашачы белән арасы бозылган вакытлар да булды. Команданың премьер-лигага әйләнеп кайта аласына шикләнүчеләр дә артты. Шикне сөртеп, өметне арттыру өчен Казан клубында үзгәртеп кору адымына барырга туры килде.

Кубокны исә ике капитан – Александр Мартынович белән Олег Иванов бергәләп күтәрделәр. «Хәзер инде узган уен турында сөйләшүнең мәгънәсе юк. Шушы ике айда ни эшләвегез турында гына әйтәсе килә. Тырыштыгыз, бердәм булдыгыз, җиңү һәм көндәшне куып тоту теләген күрсәтә алдыгыз. Һәрберегез алга таба бер адым атлады. Эшкә мөнәсәбәтегез гаҗәеп дәрәҗәдә шәп булды», – диде баш тренер Рәшит Рәхимов.

Бу составның беренче лигада тагын бер очрашу уздырасы калды. Премьер-лигада чыгыш ясар өчен үзгәрешләр кирәк булачак. Әмма үзгәртеп кору түгел. Анысы белән соңгы вакытта «Рубин»да артыгын мавыктылар.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/113823/

Бәйле